news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Гайнетдин кече хаҗ сәфәрендә Россиянең һәм ватандашларының иминлеге өчен дога кылды

Россия мөселманнарының рухи лидеры Мөфти шәех Равил Гайнетдин изге Мәккә җирендә кече хаҗ - гомрә кылды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кече хаҗ сәфәрендә ул Аллаһыдан Россия халыкларының сәламәтлеген, тынычлыгын һәм иминлеген, Ватаныбызны ныгытуны, яраланган һәм госпитальләрдә дәваланучы солдатларның савыгуын сорады. Шулай ук махсус операциядә хәрби бурычларны үтәгәндә вафат булган ватандашларының рухына дога кылды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot