Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Равил Гайнетдин Вологда шәһәре мөселман җәмгыяте рәисенә «Әл-Фәхр» орденын тапшырды
Бүген Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин җирле дини оешма – Вологда шәһәре мөселман җәмгыяте рәисе Альберт Мостафинга Россия мөселманнарының югары бүләген - «Әл-Фәхр» мактау орденын тапшырды. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мөфти Гайнетдин Указы нигезендә, әлеге югары бүләк «ислам рухи һәм мәдәни традицияләрен тарату эшендә күпьеллык намуслы хезмәте, Вологда өлкәсе мөселман өммәтенең уңышлы эшчәнлеге хакына нәтиҗәле хезмәте, ислам һәм мөселманнарга активлык һәм тугрылык күрсәткәне өчен» тапшырылды.
«Мин сезне ким дигәндә инде 30 ел беләм. Сез һәрвакыт янәшә булдыгыз, беркайчан хыянәт итмәдегез, ислам һәм мөселманнарның мәнфәгатьләрен кайгырттыгыз, халкыбызга һәм Ватаныбызга тугры хезмәт иттегез һәм гомумән өммәтебез файдасына изге гамәлләр кылырга тырыштыгыз», - дип искәртте Россия мөселманнарының рухи лидеры Альберт Мостафинны әлеге орденга лаек булуы белән котлап.
Бүләкләү тантанасында шулай ук РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасарлары Дамир Мөхетдинов, Илдар Нуриманов һәм Динар Гайнетдинов, Вологда өлкәсенең Череповец шәһәре «Искренность» җирле мөселман дини оешмасы рәисе Әфган Солтанов катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз