news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Гайнетдин: Сөембикә һәйкәле - ул зур батырлык, намуслылык символы

Бүген Рязань өлкәсе Касыйм шәһәрендә Казан ханбикәсе Сөембикәгә Россиядә беренче һәйкәл ачылды.

Равил Гайнетдин: Сөембикә һәйкәле - ул зур батырлык, намуслылык символы
https://tatar-congress.org/

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин Касыйм шәһәрендә Сөембикә ханбикәгә беренче һәйкәлне ачканда әлеге монументны зур батырлык, намуслылык символы дип атады.

«Сөембикә һәйкәле - ул зур батырлык, намуслылык символы, фән һәм сәнгать яклы хатын-кызга һәйкәл. Шулай ук ул үз халкына тугрылыкка, аның киләчәге өчен үз тормышын корбан итәргә әзер торуга куелган һәйкәл», - диде Равил хәзрәт Гайнетдин.

Бүген Рязань өлкәсе Касыйм шәһәрендә Казан ханбикәсе Сөембикәгә Россиядә беренче һәйкәл ачылды. Биеклеге өч метр, авырлыгы 1,5 тонна балган бронза скульптура Петербургта коелган.

«Заманында Сөембикәгә «һәлак булачаксың, исемең дә, синең турында хәтер дә калмаячак», дип янаганнар. Бүгенге көн халыкка тугрылыклы булып, изге гамәлләр кылган кешене халык догасыннан калдырмас дигәнне дәлилли. Мондый каһарманнарның исеме халык хәтеренә күп гасырлар узгач та сеңеп кала», - диде Равил Гайнетдин.

news_right_1
news_right_2
news_bot