news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин сигезенче тапкыр Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайланды

Равил Гайнетдин сигезенче тапкыр Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайланды
Фото: © «Татар-информ», Рәмис Латыйпов

Бүген Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII Корылтаенда Равил Гайнетдин алдагы 5 елга рәис итеп сайланды.

Равил Гайнетдин - рәислеккә күрсәтелгән бердәнбер кандидат. Май аенда узган пленумда кандидатлар күрсәтергә тәкъдим иткәннәр иде. Бүтән кандидатлар булмады.

Съезд эшендә 129 делегат катнашты. Барлык кандидатлар да бердәм Равил Гайнетдин өчен тавыш бирде.

Яңа сайланган мөфтигә таяк һәм Коръән бүләк ителде.

Равил Гайнетдин ислам өммәте ныклыгы һәм бердәмлеге өчен хезмәт итәргә ант бирде. «30 ел элек булган кебек үк, Аллаһ һәм сезнең каршыгызда ант бирәм», - диде ул. Делегатлар һәм кунаклар тәкъбир әйтте.

  • Равил Гайнетдин 1959 елда Шәле авылында туган. Бохарада «Мир Араб» мәдрәсәсендә укыган. Аның дин өлкәсендә хезмәт итүенә быел 40 ел булды. Диния нәзарәте рәисе буларак 30 ел хезмәттә.

Рәиснең беренче урынбасары итеп бертавыштан бердәнбер кандидат Дамир Мөхетдинов кабат сайланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100