news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин Ренат Ибраһимов турында: Харизматик, тыйнак һәм йолдыз кебек нур сибүче

Равил Гайнетдин Ренат Ибраһимов турында: Харизматик, тыйнак һәм йолдыз кебек нур сибүче
Динә Газалиева

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә кичә Россия башкаласында вафат булган җырчы, композитор һәм продюсер, РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимов белән хушлашалар. Чарада катнашучыларга РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин мөрәҗәгать итте.

«Аның җыры – йолдызларга, күккә илтә торган юл. Һәм сәхнәдә харизматик, әмма шул ук вакытта тыйнак һәм кайвакыт бераз оялчан, тик шулкадәр киң күңелле һәм йолдыз кебек балкучы Ренат Ибраһимов басып тора», - дип искәртте РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.  

 

Фото: © Динә Газалиева

Равил Гайнетдин Ренат Ибраһимовның дин тотуын, намаз укуын һәм изге урыннарга барып хаҗ кылып кайтуын билгеләп үтте.

«Мин шул мизгелләрне искә алам! Аңа мөрәҗәгать иткәч, ул беркайчан да безнең чараларда катнашудан баш тартмады. Бәйрәмнәргә килде һәм башкалар белән бергә намаз укыды», - диде ул.

Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ире вафат булуга бәйле рәвештә, Ренат Ибраһимовның хатыны – Светлана Ибраһимованың кайгысын уртаклашкан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100