news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Гайнетдин Равил Әхмәтшинны «Казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде

Равил Гайнетдин Равил Әхмәтшинны «Казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде
Фото: Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Мөфти шәех Равил Гайнетдин Равил Әхмәтшинны «Казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле «Татарстан Республикасын үстерүдәге казанышлары, республиканың күпмилләтле һәм күп динле халкы хакына нәтиҗәле хезмәтләре, милли традицияләрне һәм кыйммәтләрне популярлаштыруга керткән зур өлеше өчен» Россия мөселманнарының югары бүләге белән билгеләп үтелде.

Тантана Казанда X «Шиһабетдин Мәрҗани укулары» фәнни-гамәли конференциясе кысаларында узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot