news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин өлкән лейтенант Рифат Фәйзулловка Рәхмәт хаты тапшырды

Равил Гайнетдин өлкән лейтенант Рифат Фәйзулловка Рәхмәт хаты тапшырды
Фото: muslim.ru

Узган җомгада Мәскәү җәмигъ мәчетендә мөфти Илдар Аляутдинов җомга намазыннан соң өлкән лейтенант Рифат Фәйзулловка мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Әлеге Рәхмәт хаты өлкән лейтенантка «гражданлык бердәмлеген, физик һәм рухи-әхлакый камиллекне ныгытуга керткән өлеше, күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен» тапшырылган.

Якшәмбе көнне Россия Президенты Владимир Путин Зур Кремль сараеның Георгий залында батырлык һәм каһарманлык күрсәткән 300 хәрби һәм гражданнар белән очрашты.

Сугыш кырында батырлык күрсәткән хәрбиләр хөрмәтенә тантаналар шулай ук Россия армиясе театрында да узды. Алар арасында өлкән лейтенант Рифат Фәйзуллов та бар иде. Ул Казан югары танк команда училищесын тәмамлаган. 24 яшендә Рифат Көнчыгыш хәрби округының 127 нче мотоукчылар дивизиясе составында танк ротасы белән командалык итә. Күптән түгел Рифат махсус хәрби операция уздыру зонасыннан кайтты, ул анда 2022 елның февраленнән катнашып, өч Батырлык ордены алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100