news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Гайнетдин: Мөхлисә Бубиның мирасын өйрәнү - җәмәгатьчелекнең уртак бурычы

Равил Гайнетдин: Мөхлисә Бубиның мирасын өйрәнү -  җәмәгатьчелекнең уртак бурычы
Фото: Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсенең Телеграм-каналы

Бүген Екатеринбургта Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция - «VIII Мөхлисә Буби укулары»ның пленар утырышы һәм фикер алышу сессияләре уза. Анда Свердловск һәм Мәскәү өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Чиләбе, Омск, Саранск, Шаржә шәһәрләреннән вәкилләр катнаша. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсенең Телеграм-каналы хәбәр итә.

Конференцияне оештыручыларга һәм катнашучыларга Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең нәсыйхәтен аның урынбасары Илдар Нуриманов җиткерде: «Мөхлисә Бубиның тормыш юлы, аның ислам кыйммәтләренә, хатын-кызның гыйлемле һәм мәгърифәтле булуына ихластан хезмәт итүен чагылдыра. Мөгаллим, остазбикә һәм дөньядагы беренче казия буларак, ул гаилә институтын ныгыту, хатын-кызның җәмгыятьтәге урыны һәм балаларны ислам кыйммәтләрендә тәрбияләү мәсьәләләренә аерым игътибар биргән. Аның мирасын өйрәнү һәм заман күзлегеннән аңлау фәнни җәмәгатьчелекнең, дини һәм иҗтимагый оешмаларның уртак бурычы».

Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния идарәсе рәисе, баш имам-мөхтәсиб Артур Мөхетдинов Мөхлисә Буби исемендәге укуларның иң беренчесе шулай ук Екатеринбург каласында уздырылганлыгын билгеләп узды һәм Урал мөхтәсибәтенең үз эшчәнлегендә фәнни тикшеренүләргә әһәмиятле урын бирелүен сөйләде.

Профессор Айдар Хабетдинов докладын «XX гасыр татар мөселманнары иҗтимагый хәрәкәтендә хатын-кызлар» дигән темага багышлады һәм ул чагында вакытлы матбугатның хатын-кызларга үз фикерен җиткерергә мөмкинлек бирүен ассызыклады.

Казандагы Россия Ислам институтының кафедра бүлеге мөдире Рәфилә Гыймазова үз докладында Мөхлисә Бубины мәгърифәтчеләр гаиләсе әһеле буларак ачты. Мөхлисә абыстайның бертуганы Габдулла Бубиның кызына язган хатын искә төшерде. Ул Галияне белем алырга һәм белемен халыкка хезмәткә куярга чакырган. Сүз уңаеннан, Габдулла Буби «Хатыннар» трактаты авторы, ул хезмәт хатын-кызның гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге хәлен анализлауга багышланган.

VIII Мөхлисә Буби исемендәге укуларын Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәдәниятенә ярдәм фонды һәм «Мәдинә» нәшрият йорты ярдәмендә РФ мөселманнары диния идарәсе, Мәскәү ислам институты һәм Урал мөхтәсибәте оештыра, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot