news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин Ураза гаете белән котлап: Гаиләләребезгә сәламәтлек һәм бәхет иңсен

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин барлык мөселманнарны Исламда иң борынгы, иң мөһим һәм иң изге бәйрәмнәрнең берсе булган Ураза гаете белән тәбрикләде. 

«Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык мөселманнарны шушы бөек бәйрәм белән котлыйм!  Тоткан уразаларыбыз һәм кылган барлык игелекле гамәлләребез Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителсен. Раббыбыз безгә ике дөнья иминлеген һәм тынычлыгын бирсен. Гаиләләребезгә сәламәтлек һәм бәхет иңсен», - диелә Равил Гайнетдиннең видеомөрәҗәгатендә. 

Мөфти яңа тәмамланган Рамазан аенда Аллаһы Тәгаләдән олы бүләккә лаек булу өчен һәрберебезнең зур тырышлык күрсәтүен билгеләп үтте. 

«Бу Рамазан аенда күпләребез ашау-эчүдән генә тыелып калмады, догаларыбызны ерак һәм якын туганнарыбыз, шул исәптән күченергә мәҗбүр булган кешеләр турында кайгыртуларыбыз белән дә тулыландырдык. Аллаһы Тәгаләнең ярдәменә һәм мәрхәмәтенә таянып ураза тотарга тырыштык, безнең сабырлыгыбыз, догаларыбыз һәм гозерләребез, игелекләребез кабул ителер дип чын күңелдән ышандык. Изгелекләр кылу, үз фикерләребезне, хисләребезне, гамәлләребезне яхшырту мөмкинлеген эзләдек», - диелә Равил Гайнетдиннең бәйрәм котлавында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100