Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Равил Гайнетдин Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады
Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады. Котлау тексты Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында урнаштырылган.
«Мөхтәрәм Минтимер Шәрип улы!
Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте hәм шәхсән үз исемемнән сезне туган көнегез белән ихлас йөрәктән котлыйм!
Зирәк һәм тәҗрибәле сәясәтче буларак, сез Татарстан Республикасының чәчәк атуы һәм бар татар халкының данын кайтару өчен бәһасез эш башкардыгыз һәм бу юлда риясыз хезмәтегезне дәвам иттерәсез.
Сез дәүләти-дини мөнәсәбәтләр өлкәсендәге хезмәтләрегез һәм хакыйкый милләтпәрварлыгыгыз бәрабәренә киң катлам халыкның ихтирамын казандыгыз.
Туган көнегездә сезгә иң ихлас теләкләремне: ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим. Аллаһы Тәгаләдән сезгә иман ныклыгы, игелекле эшләрегездә үз ярдәмен бирүен сорыйм, ике дөньяның да бәхет-сәгадәтен тоярга язсын!» – диелә котлау текстында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз