news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Донецк Халык Республикасының аксакаллар шурасы рәисе Мәүлетдин Абушахманов вафат

10 апрельдә Донецк Халык Республикасының Макеевка шәһәре мәчете имамы, Донецк Халык Республикасының аксакаллар шурасы рәисе Мәүлетдин Абушахманов кинәт вафат булды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәүлетдин хәзрәт Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтен оештыруның чишмә башында торган аксакалларның берсе иде. Россия мөселманнарының рухи лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдин әлеге уңайдан кайгы уртаклашу телеграммасы юллады:

«Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Донецк Халык Республикасының Макеевка шәһәре мәчете имамы, Донецк Халык Республикасының аксакаллар шурасы рәисе Мәүлетдин Абушахмановның вафат булуына бәйле рәвештә мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклашам.

Аксакал Мәүлетдин хәзрәтне мөселман җәмгыяте киң күңелле, ачык, ислам эшенә тугры кеше буларак белә иде. Ул Макеевка шәһәре мөселман җәмгыятенең рухи традицияләрен яңарту, дин тотучыларны агарту һәм үгет-нәсихәт бирү, динара диалог һәм хезмәттәшлекне ныгытуга лаеклы өлеш кертте.

Чынлыкта, безнең барыбызны да Аллаһы Тәгалә бар кылды һәм һәммәбез дә аның хозурына барачакбыз. Аллаһы Тәгаләдән аның дөньялыкта кылган хаталарын кичерүен, җанын тынычлыкта калдыруын һәм ахирәттә иң яхшы язмыш белән бүләкләвен сорыйм», - диелә телеграммада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100