Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Равил Гайнетдин: Мәчетләр - куркыныч учагы түгел ул
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин мөселманнарга каршы «пычрак ату» компаниясе баруы турында һәм мөселманнарның, мәчетләрнең куркыныч чыганагы булмавын билгеләде. Бу хакта ул «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узучы «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында әйтте.
«Махсус хәрби операция барышында да фән, мәдәният, спорт һәм башка өлкәләрдә мөселманнар зур уңышка ирешә, ил данын күтәрә, алгы сафта бара. Кызганыч Россия Президенты тарафыннан игълан ителгән мөселманнарның социялизациясе нәтиҗәләре, ягъни җәмгыяттә күренерлек дәрәҗәдә роль уйнавы, кайбер даирәләрнең эчен пошыра – мөселманнарга яла ягуны, һәртөрле шелтәләүне күреп, ишетеп торабыз. Безне, бигрәк тә безнең мәхәлләләребезне, мөселман халкын Исламга каршы ачылган пычрак ату компаниясе борчымый калмый», – диде ул.
Әлеге мәсьәләдә ул мөселманнарны сабыр булырга, түземлек белән эш итәргә чакырды.
«Бу мәсьәләнең чишелешен Раббыбыз Коръәни Кәримдә аңлата: «Раббызның юлына хикмәт вә күркәм үгетләү белән чакыр һәм бәхәсеңне дә яхшылык нигезендә алып бар», – дип таләп итә мөселманнардан Аллаһы Тәгалә. Халыкчан рәвештә әйткәндә, таш белән атканга - аш белән ат. Боларның барысын да атеизмдан ваз кичеп, рухи яңарыш чорына аяк басуның нәтиҗәсе дип карарга кирәк. Сабырлык, түземлек, хикмәт, алга карап эш итү белән генә күчеш чорын узарбыз», – дип искәртте Равил хәзрәт Гайнетдин.
Ул мәчетләрдә җинаять кылучылар җыелуы турындагы фикерләрнең ялгыш булуын да әйтеп узды.
«Мәчетләр – тәртипсезлек, җинаять чыганагы дип әйтүчеләр ялгышалар. Мәскәүдә генә түгел, Түбән Новгород, Омск, Әстерхан кебек шәһәрләрдә, гәрчә алар милли республикаларның башкаласы булмасалар да, берничә мәчет эшләп килә, яңалары төзелә һәм бернинди дә кискен вәзгыять тумый, мәчетләр - куркыныч учагы түгел ул. Безнең милләтебез бөтен дөньяда мәчетләр салып, аларны тәрбия кылучы милләт буларак дан казанды. Бөек Ватан сугышы елларында да мәчетләребез ябылмаган гына түгел, алар халыкның рухи сагында торган, фронтка ярдәм күрсәткән», – дип йомгаклады Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз