news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин Лев Толстой исемендәге мактаулы халыкара алтын медаль белән бүләкләнде

Корбан бәйрәме көнендә Мәскәүнең Җәмигъ мәчете залында тантаналы кабул итү вакытында Россия мөселманнарының дини лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдин Лев Толстой исемендәге мактаулы халыкара алтын медаль белән бүләкләнде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Лев Толстой исемендәге халыкара алтын медаль - Халыкара балалар фондлары ассоциациясенең югары дәрәҗәдәге бүләге. Ул кешелек эшчәнлегенең теләсә нинди өлкәләрендә балачакны саклауга гуманлы, фидакарь көч куйган өчен бирелә. Медальне 1987 елда Советлар Союзы дуслык җәмгыятьләре берлеге балалар һәм яшүсмерләр өчен Әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре ассоциациясе гамәлгә куя.

В.И.Ленин исемендәге Советлар Союзы балалар фонды төзелгәннән соң ассоциация эшләүдән туктый, ә Лев Толстой исемендәге медальне фонд бирә башлый. Советлар Союзы балалар фонды үзгәртелгәннән соң аны Халыкара балалар фондлары ассоциациясе тапшыра. Бүләкләү аның президиумына йөкләнә. Төп шарт - «Балачакны саклау лауреаты»на кандидатның өлеше күренекле булуы.

Югары дәрәҗәдәге бүләк балачакны саклау һәм хәйрия хезмәте эшендәге күренекле казанышлары өчен бирелә. Медальне Халыкара балалар фондлары ассоциациясе президенты Дмитрий Лиханов тапшырды, ул Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдиновның дини, рухи-әхлакый хезмәт һәм хәйриячелек эшенә ярдәм өлкәсендә эшчәнлегенең әһәмияте зур булуын белдерде, бу махсус хәрби операция зонасында булган Россия территорияләре халкына төрле ярдәм күрсәтелә торган шартларда аеруча әһәмияткә ия булды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100