Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Равил Гайнетдин Кыргызстанның беренче мөфтие вафат булуга бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин Кыргызстанның беренче мөфтие Кимсанбай Абдурахмановның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Россия мөселманнары, РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Кыргызстанның беренче мөфтие Кимсанбай Абдурахмановның вафат булуына бәйле рәвештә мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклашам.
Хаҗи Кимсанбай бәйсез Кыргызстанның беренче мөфтие иде, төбәктә динне торгызу һәм ислам динен үстерүдә аның өлеше гаять зур булды.
Бу – Кыргызстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм тугандаш республикадагы мөселманнар өммәте өчен зур югалту.
Аның гаилә әгъзалары, дуслары һәм меңләгән укучыларының олы кайгысын уртаклашабыз.
Аның якты дөньядан китүе – Россия мөселманнары өчен дә зур кайгы. Без Кыргызстанның беренче мөфтиенең Россия һәм Кыргызстан мөселманнары арасында рухи элемтәләрне торгызу, аларны ныгытудагы гаять зур ролен югары бәялибез.
Кимсанбай Абдурахманов бу дөньядан хак мөселман булып китте. Аллаһы Тәгаләдән аның урынын җәннәт түрләрендә итүен сорап дога кылабыз», - диелә кайгынамәдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз