Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Равил Гайнетдин «Крокус»та кешеләрне коткарган Ислам Хәлиловка медаль тапшырды
Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин Мәскәү Җәмигъ мәчетендә меңләгән мөселман катнашында яшь герой, мәчеткә йөрүче Ислам Хәлиловны РФ мөселманнарының «Казанышлар өчен» медале белән бүләкләде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«2024 елның 22 мартында Мәскәүнең «Крокус Сити Холл» концерт залында кешеләрне террорчылардан коткарган вакытта күрсәткән батырлыгы, фидакарьлеге, кешелеклелеге һәм җаваплылыгы өчен», - диелә мөфти имзалаган бүләкләү турындагы указ текстында.
«Кешеләргә атканда, һәркем үз гомерен саклап калырга тырыша. Үз гомерен сакламыйча, башкаларныкын коткарырга тырышкан кешеләр аз. Шундый кыю, фидакарь кешеләрнең берсе – безнең яшь мөселман, яшь туганыбыз Ислам Хәлилов, ул бүген каршыгызда басып тора. Мин Россиядә шундый яшьләр булу белән горурланам», - дип искәртте Равил Гайнетдин.
Ислам Хәлилов кешеләрне концерт залыннан башка егетләр белән бергә чыгарырга ярдәм итүе хакында сөйләде һәм булышлык күрсәтүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерде. Ул мөфтигә шундый зур бүләк өчен рәхмәт әйтте, шулай ук терактта һәлак булучыларны искә алырга һәм зыян күрүчеләрнең савыгуын сорап дога кылырга чакырды.
Мөфти шәех Равил Гайнетдин тантана кысаларында Ислам Хәлиловка һәм аның гаиләсенә РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасының рәсми хаҗ-операторы - «Мөслим Тур» исеменнән гомрәгә (кече хаҗ) сертификат тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз