news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин Касыймда мәчетне яңартуда Рөстәм Миңнеханов ярдәменә таянуларын әйтте

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе исламны рәсми кабул итүнең 1100 еллыгында уздыралачак чаралар турында хәбәр итте.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин Касыйм шәһәрендә Хан мәчетенә реставрация уздыру ниятләнгәнен әйтте. «Рөстәм Миңнеханов та, Татарстан җитәкчелеге дә реставрация эшендә читтә калмаслар, үз өлешләрен кертерләр дип өметләнәм», - диде.

«Быел 9-10 июнь көнендә Касыйм шәһәрендә Хан мәчете каршында мәйданда Сөембикә ханбикәгә һәйкәл ачачакбыз. Касыйм шәһәрендәге Хан мәчете реставрациясен, ханнар җирләнгән ике такыянең (мавзолей) реставрациясен башлап җибәрәбез», - дип хәбәр итте ул «Милли тормыш һәм дин» XII бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында.

Равил Гайнетдин, шулай ук, Мәскәүдә сакланып калган тарихи мәчетләрнең иң борынгысы булган тарихи татар мәчете һәм мәдрәсә бинасын төзекләндерү башланачагын әйтте. Ул бу хакта Мәскәү мэры Сергей Собянин белән килешегәнен, тарихи мәчетнең 200 еллык юбилеен уздыруга РФ Президенты Владимир Путин ризалык биргәнен әйтте.

Мөфти, шулай ук, Түбән Новгородта «Ярминкә» дигән булганын, шәрыкъ мәчете буларак, анда Төркия һәм фарсы матди ярдәмнәре дә кертелгәнен искәртте. Ислам кабул итүнең 1100 еллыгында шул мәчетне яңадан торгызу максатыннан нигез ташы куелачагын әйтте.

«Юбилей елында «Россия Федерациясендә ислам» энциклопедик сүзлеген бастырабыз. Муса Бигиев, Ризаэтдин Фәхретдин, Хөсәен Фәезханов мирасы серияләрендә галимнәрнең әсәрләрен татарча һәм рус телендә нәшер итәчәкбез. Көзен җәмәгатьчелеккә җиткерү ниятләнә», - дип белдерде.

Равил Гайнетдин бүген Җәмигъ мәчетенә нигез ташы куелганын искәртте. «Берлектә, туганлыкта, татулыкта Аллаһы Раббыбызга ихлас калебләребез белән изге догаларыбызны кылып, татар милләте, мөселман халкының киләчәктә көннәре матур булсын, иманны ныгта торган мәчетләребезне төзүдә Аллаһы Раббыбызның ярдәмнәре насыйп булсын, мәчетләрнең саны арта торса иде, дип дога кылдык», - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100