news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин: Кайбер түрәләр Россия өчен ислам дөньясы илләренең әһәмиятен аңламый

«Ислам һәм мөселманнарның кичәге тәнкыйтьчеләре хәзер мөселман илләренә барып, анда торак һәм бизнес-проектлар төзи», - диде хәзрәт.

Равил Гайнетдин: Кайбер түрәләр Россия өчен ислам дөньясы илләренең әһәмиятен аңламый
Рамил Гали

РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин фикеренчә, кайбер түрәләр һәм җәмәгать эшләре белән шөгыльләнүчеләр кешеләр Россия өчен ислам дөньясы илләренең әһәмиятен аңлап бетерми.

«Илебезнең ислам дөньясы белән якынаюы без теләгәнчә тиз темп белән бармый. Сәбәбе – билгеле бер карарлар кабул итүче кайбер түрәләр һәм җәмәгать эшләре белән шөгыльләнүчеләрнең комачаулавында», - диде ул «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында.

Равил Гайнетдин түрәләрнең фамилияләрен атамады, ләкин «ул кешеләр Россия өчен ислам дөньясы илләренең әһәмиятен аңламый», дип билгеләп узды.

«Ислам һәм мөселманнарның кичәге тәнкыйтьчеләре хәзер мөселман илләренә барып, анда торак һәм бизнес-проектлар төзи, чөнки кискен үзгәргән сәяси вәзгыять шартларында мөселман дөньясы Россиядән баш тартмады», - диде хәзрәт.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе бу шартларда Россиянең хакимият органнары ислам дөньясы белән эшне тизләтү өчен тиешле карарлар вакытында кабул ителү яклы.

«Бу хәләл-индустрияне үстерүгә, ислам банкингы өчен хокукый шартлар булдыруга һәм икътисадый хезмәттәшлекне стимуллаштыруга кагыла, чөнки Россия өчен мөселман дөньясы әле күп елларга төп тышкы базар булып кала», - диде Равил Гайнетдин.

Равил хәзрәт озак гасырлар дәвамында ислам Россиядә «түземле» дин, хәтта куркуга дучар ителгән дин кабул ителгәнен әйтте. «Шул ук вакытта ислам дөньясында безнең дин тулы рухи традиция буларак яши алмый дип саналды. Хәзер Россия мөселманнарына карата ихтирамлы һәм дустанә мөнәсәбәттә карыйлар», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100