Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Равил Гайнетдин Истанбулдагы фаҗигагә бәйле кайгы уртаклашты
Якшәмбе көнне Истанбулның туристлар күп йөри торган Истикляль җәяүлеләр урамында фаҗига булды. Төрек хакимияте шартлауны террорчылык акты дип атады.
Шартлау аркасында 6 кеше һәлак булды, 81 кеше имгәнде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләре шурасы рәисе Мөфти Шәех Равил Гайнетдин Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга, төрек халкына, Истанбулда шартлау вакытында кешеләр үлеме сәбәпле, кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.
«Россиянең мөселман җәмәгатьчелеге исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Истанбулдагы теракт нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашу сүзләрен белдерәм.
Алты кешенең гомерен өзгән фаҗига безнең йөрәкләрдә әрнүле тойгы уятты. Без башка ватандашларыбыз белән һәлак булганнарның гаиләләренең якыннарын югалту кайгысын уртаклашабыз һәм зыян күрүчеләрне тизрәк сәламәтләнсен өчен дога кылабыз», – диелгән телеграммада.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз