Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Равил Гайнетдин ислам дөньясы мәдәни башкаласы исеменең ни өчен Казанга бирелүен аңлатты
Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин 2026 елда ислам дөньясы мәдәни башкаласы исеме Казанга бирелү сәбәпләрен аңлатты. Бу хакта ул «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенының пленар утырышында ясаган чыгышында билгеләп узды.
«Ике миллиардтан артык кешесе, дистәләгән дәүләтләре булган ислам дөньясының 2026 елда мәдәни башкаласы итеп сайланган Казанда җыелдык. Ни өчен Казан?! Ислам дәүләте булмаган Россиядәге бер шәһәр шундый дәрәҗәгә иреште. Бу, беренче чиратта, татар халкының укымышлылыгы, гыйлемгә, китапка зур хөрмәте, мәгърифәткә омтылуы һәм мәдәниятнең иң югары сыйфатлы әсәрләрен тудыра белүенә бәйле», – диде баш мөфти.
«Икенчедән, татар халкы – тынычлык сөюче, диннәрара тату, матур яшәү үрнәген күрсәтүче дә. Безнең арабыздан чыккан Курсавилар, Фәезханнар, Бигиевлар бөтен татар халкы һәм аның рухи, гыйльми яшәешен дөньякүләм мәдәният орбитасына керткәннәр. Китапчылык, укуга һәвәслек, хөр һәм тирән фикер йөртү сәләте булган, шуның аркасында без – татарларны – башка халыклар таныйлар, хөрмәт иткәннәр һәм хөрмәт итәләр», – дип әйтте Равил хәзрәт Гайнетдин.
Ул быел Габденнасыйр Курсави тууына 250 ел, Гали Чокрыйның тууына 200 ел, Исмәгыйль Гаспралы тууына 175 ел булуын билгеләп узды.
«Ислам дөньясы мәдәни башкаласы исемен алган Казанда иң беренче рәсми чара булып халыкара Коръән уку бәйгесе узды», – дип, баш мөфти моның өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде.
«Казанда чыккан һәр фәнни хезмәткә сөенәбез», – дип тәмамлады Равил хәзрәт чыгышын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз