Мөфти шәех Равил Гайнетдин Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Атау авылы имамы Хәлиуллин Сәяр Абдулла углының вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте коллективы һәм шәхсән үз исемемнән хөрмәтле аксакал, Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Атау авылы имамы Сәяр хәзрәт Абдулла углының вафат булуына бәйле рәвештә мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам.
Сәяр хәзрәт озын гомер юлы узды һәм аның күп өлешен имам-хатыйб сыйфатында үз авылдашлары арасында ислам динен таратуга багышлады. Аның дингә ихлас хезмәт итүе Түбән Новгород өлкәсендә яшәүчеләрнең барысы өчен дә үрнәк булды. Үзенең шәфкатьлелеге, юмартлыгы һәм тыйнаклыгы белән, ихлас вәгазьләрендә ул иң зур хөрмәт һәм ихтирамга лаек икәнен раслады.
Аллаһы Тәгаләдән аның кылган гөнаһларын гафу итүен, изге гамәлләрен кабул кылуын һәм аңа оҗмах ишекләрен киң итеп ачуын сорыйм. Мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз», - диелә кайгынамәдә.