news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин: Илебездә булган милләтләр, диннәр арасында булган дуслыкны саклый күрик

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин Изге Болгар җыенында Россиядәге милләтләр, диннәр арасында дуслыкның кадерен белергә кирәклеге турында сөйләде.

«Ел саен без Болгар бабаларыбызның ислам динен бу җирдә рәсми рәвештә дәүләт дине итеп кабул итүен бәйрәм итәбез. Күпләгән илләрдән килгән дусларыбызны, кардәшләребезне кунак итәбез, тәүбәләр, гыйбадәтләр кылып, Аллаһка шөкерләребезне укыйбыз. Һәрвакыт килгәндә, Җәмигъ мәчетенә кереп намазыбызны башкарабыз. Аның манарасы, ае, аның янында торган рус православие чиркәвен күрәбез. Шушы ике багана дус, туган, бердәм булса, Ватаныбыз саклана – иманыбыз камил, шуңа ышанабыз», – диде Равил хәзрәт.

Ул төрле дин вәкилләре изге эшләрдә ярдәмләшеп, бердәмләшеп яшәүләрен, мөселманнар, христианнар, башка дин вәкилләре бердәм булып, иминлекне булдырырга тиешлекләре турында аять булуын әйтте. «Ата-бабаларыбыз ислам кабул иткән урында мәчет һәм чиркәүләребез тора, алар безгә күрсәтә: бердәм, дус булсак, хезмәттәшлек, җирдә иминлек булачак», – дип белдерде мөфти.

«Бүген ватаныбызда дуслыкны бозарга теләүчеләр бар. Рамазан аебызда «Крокус сити»да нинди фаҗига ясадылар, аны мөселманнар ясамады, киресенчә, мөселманнар Россиядән ерагайсын, ислам илләре Россиядән ерагайсын, исламга нәфрәт тусын дип оештырдылар. Дошманлык булып, бер- берсе белән сугышсыннар, дип эчке фронтны ачмакчы булдылар. Илебездә булган милләтләр, диннәр арасында булган дуслыкны саклый күрик», – дип өндәде Равил хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100