Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Равил Гайнетдин һәлак булган мөселман хәрбиләре истәлегенә мәчет төзергә тәкъдим иткән
Россия Халыклар йортында Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне һәм Халыкара фашизм корбаннарын искә алу көненә багышланган түгәрәк өстәл булды. Анда Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдиннең Патриот паркында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган мөселман сугышчылары хөрмәтенә мәчет төзү турындагы башлангычына аерым басым ясалды.
Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Россия Милләтләр эшләр буенча федераль агентлык, Россия халыклары йорты, Россия Милли-мәдәни федераль автономия, Волгоград Дуслык йорты, тарихи-мәдәни оешмалар, фәнни һәм эксперт берләшмәләре, шулай ук өч дини конфессия - христиан, ислам, яһүд дине вәкилләре катнашты. Фикер алышуга массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм актив яшьләр дә кушылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз