news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин Фәннәр академиясенә 1787 елгы Көръән китабының репринтын бүләк итте

Равил Гайнетдин Фәннәр академиясенә 1787 елгы Көръән китабының репринтын бүләк итте

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә узган IX Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция – «Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге укулар»да Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин 1787 елда бастырылган Коръән китабының репринтын Фәннәр академиясенә бүләк итте.

«Мин 1787 елда дөнья күргән һәм ислам динебезнең 1100-еллык юбилеена багышлап репринт басма белән әзерләнгән Көръәни Кәримне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә бүләк итеп алып килдем. Бу – безнең татарлар әзерләп чыгарган басма, һәм шул басманың нөсхәсеннән алынган Көръәни Кәрим репринты. Ул Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә булырга тиеш», – диде Равил хәзрәт Гайнетдин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100