news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин Эчке эшләр министрлыгы вәкилләренә Россия Диния нәзарәте медален тапшырды

Равил Гайнетдин Эчке эшләр министрлыгы вәкилләренә Россия Диния нәзарәте медален тапшырды
Фото: https://dumrf.ru

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтендә Россия Эчке эшләр министрлыгының гражданлык җәмгыяте институтлары, дәүләт хакимияте органнары һәм экспертлар берләшмәсе белән эшләү бүлеге башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Сергей Чебунин һәм аның урынбасары подполковник Евгений Худяков булды.

Мөфти шәех Равил Гайнетдин Сергей Чебунинны һәм Евгений Худяковны «Рухи бердәмлек өчен» Россия мөселманнары медальләре белән бүләкләде. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте яза.

Әлеге бүләк Россия Федерациясендә дәүләт-ислам, конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне яктыртуга керткән өлеш һәм югары профессиональлек өчен, хокук тәртибе органнарының терроризм, экстремизм һәм радикализмның барлык формаларына каршы актив мәгълүмати каршылык күрсәткәне өчен, шулай ук Россия мөселман өммәтенә үзара аңлашу, хөрмәт һәм толерантлык атмосферасы тудырган өчен бирелә.

Министрлык вәкилләрен Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, мөфти шәех Равил Гайнетдин кабул итте. Аның киңәшчесе Харис Сәүбәнов ведомство хезмәткәрләрен озатып йөрде.

Россия мөселманнары рухи лидеры кунакларга Россия Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре белән ил җәмгыятендә хокук бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән күптәнге хезмәттәшлек турында сөйләде. Ул Сергей Чебунинга һәм Евгений Худяковка, һәм алар аша Эчке эшләр министрлыгына җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә, шул исәптән мөселманнарның Рамазан бәйрәме һәм Корбан бәйрәме көннәрендә җәмәгать белән гыйбадәт кылуларда даими хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

«РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең иминлек департаменты Эчке эшләр министрлыгының иминлек органнары белән актив хезмәттәшлек итә. Без һәрвакыт министрлык ягыннан ярдәм тоябыз», — дип ассызыклады Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы.

Үз чиратында Россиядә диннәр һәм милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүдә хезмәте өчен полковник Чебунин мөфти шәех Равил Гайнетдингә рәхмәт белдерде. «Безнең иҗтимагый советларга барлык төбәкләрдән мөселман җәмгыяте һәм дини идарә вәкилләре керә. Алар яшьләргә патриотик тәрбия бирү, хокук тәртибен тәэмин итүдә зур эш алып бара. Без алга таба да ил файдасына тыгыз хезмәттәшлек итәрбез дип ышанам», – дип йомгаклады полковник.

Хезмәттәшлек темасын дәвам итеп, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шулай ук Харис Сәүбәновның Россия Эчке эшләр министрлыгының Иҗтимагый советында күпьеллык хезмәтен билгеләп үтте. Харис Сәүбанов анда министрлыкка илнең мөселман дин әһелләре позициясен җиткерә. Харис хәзрәт Россия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев катнашындагы совет утырышында министрга рәхмәт белдерүен һәм Россия Диния нәзарәтенең һәм эчке органнарның исламның иң зур бәйрәмнәрендә иминлекне тәэмин итү буенча уртак эше турында сөйләвен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100