news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин: Быел Түбән Новгородта Ярминкә мәчетен торгызабыз

«Мәчетнең тышкы кыяфәте тарихта булган сурәтенә охшатып эшләнәчәк», - диде хәзрәт.

Равил Гайнетдин: Быел Түбән Новгородта Ярминкә мәчетен торгызабыз
Ярминкә мәчете

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Түбән Новгородта Ярминкә мәчетен торгызу проектын федераль исемлеккә кертелүен әйтте.

«Элекке мәчет торган урында хәзер башка биналар урнашкан, мәчетне торгызу өчен, Түбән Новгород шәһәренең башка урыныннан җир биләмәсе бүлеп бирелде. Түбән Новгород хакимияте белән килешкәнчә, мәчетнең тышкы кыяфәте тарихта булган сурәтенә охшатып эшләнәчәк. Бу тарихи мәчетне элекке мәчет шәкелендә торгызачакбыз», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, мәчетне торгызу РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин контроленә куелган.

«Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин белән элемтәдә торабыз, ул да Мәскәүгә Диния нәзарәтебезгә килеп, аның белән фикерләр алышып, мәчетне торгызырга килештек. Мәдрәсә бинасын да төзергә рөхсәт ала алдык, Аллага шөкер. Быел проектны эшләп бетереп, нигез ташын куеп, эшкә керешә алырбыз дип уйлыйм. Хәзерге вакытта Түбән Новгород өлкәсе хөкүмәте белән җыелыш, килешүләр уздырыла. Җирле Диния нәзарәте белән бергә эшлибез», - диде Равил Гайнетдин.

  • Россиянең иң зур икътисади, административ һәм мультимәдәни үзәкләреннән берсе буларак Түбән Новгород шәһәрендә Ярминкә мәчете 1820 елдан 1920 елга кадәр эшләгән. Ул Россия һәм чит ил мөселманнарының аралашу үзәге булган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100