news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Гайнетдин Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды

Россия мөселманнарының рухи лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгында, Россия Федерациясе Президенты чакыруы буенча традицион рәвештә Кызыл мәйдан трибуналарында Җиңү Парадында катнашты.

Россия мөселманнарының рухи лидеры Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды, диелә РФ мөселманнары Диния нәзарәте сайтында.

«Үсеп килүче буынны ата-бабаларыбыз батырлыклары үрнәгендә тәрбияләү Россия халыкларының бердәмлеген күрсәтә. Җиңү көнендә барлык Россия милләтләренең, мәдәниятләренең һәм диннәренең берләшүе – без сакларга тиеш булган кыйммәтле байлык», ди мөфти.

news_right_1
news_right_2
news_bot