news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Гайнетдин Амур өлкәсендә самолет һәлакәтенә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

24 июльдә Амур өлкәсендә «Ангара» авиакомпаниясенең Ан-24 самолеты һәлакәткә юлыккан, аның бортында 49 кеше, шул исәптән 5 бала һәм 6 экипаж әгъзасы булган. Самолет Тында аэропортына утыру өчен икенче әйләнешкә кергәннән соң радарлардан югалган, дип белдерделәр Ерак Көнчыгыш транспорт прокуратурасы матбугат хезмәтендә. Барысы да һәлак булган. Бу хакта РФ Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

«РФ мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән зур фаҗига - самолетның һәлакәткә юлыгуы һәм кешеләр үлеменә бәйле рәвештә зур кайгыгызны уртаклашабыз.

Якыннарыңны югалту - иң авыр сынауларның берсе. Һәм Аллаһы Тәгалә һәлак булганнар рухына кылган догаларыбызны кабул кылсын. Аллаһ аларга мәрхәмәтен бүләк итсен һәм барысын да кичерсен.

Фаҗига нәтиҗәсендә туганнарын һәм якыннарын югалтканнарның барысының да кайгысын уртаклашабыз, аларга рухи ныклык телибез», - диелә кайгы уртаклашу текстында.

news_right_1
news_right_2
news_bot