news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Фәйзуллинның туган авылында аңа багышланган музей-салон ачылды

Равил Фәйзуллинның туган авылында аңа багышланган музей-салон ачылды
Фото: Салават Камалетдинов

Балык Бистәсе районының Балтач авылы мәктәбендә Равил Фәйзуллинның музей салоны ачылды. Оештыручылар бу матур үрнәк башка мәктәпләрне дә колачлар дигән фикердә.

Музей-салон авыл мәктәбендә ачылган. Биредә язучының өстәле, язу машинкасы, автографлы китаплары, уникаль фоторәсемнәр һәм документлар урын алган. Бер стендта Балык Бистәсе районыннан чыккан әдәбият-сәнгать әһелләре турында мәгълүмат урнаштырылган.

«Балык Бистәсе иҗатка иң күп шәхесләрне биргән райондыр. Без моның белән горурланабыз», – дип, музей ачылу тантанасын башлап җибәрде Президент каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Нурия Хашимова.

«Мин «Татмедиа» җитәкчесе Шамил Садыйковны очратып, Равил Фәйзуллин турында сораштым. Ул аны русның Маяковские, башкортның Мостай Кәриме белән чагыштырды. Иң мөһиме – телебезнең сакчысы, диде», – дип чыгыш ясады Музей ачылу тантанасына кайткан ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Əхмәтов. Ул чыгышын халык шагыйренең тел турындагы шигыре белән тәмамлады.

«Үз гомереңне мәктәбеңдә музей ачарлык итеп яшәү яхшы. Мәктәпләрдә музейлар ачылу яхшы. Мәктәпләребез музейга әйләнмәсен иде. Алмашка кемнәр килә дип уйлансак иде», – диде Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Халык шагыйре Равил Фәйзуллин үзе музей салонының буш булмавын, анда очрашулар уздырылуын теләде. «Бәхетемнең шаһитлары булуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бу – берләшүнең бер формасы», – диде ул катнашучыларга. Шагыйрь оештыру эшендә катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100