news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Фәйзуллинның «Элгәреләр, бүгенгеләр...» дип аталган җыентыгы дөнья күрде

Равил Фәйзуллинның «Элгәреләр, бүгенгеләр...» дип аталган җыентыгы дөнья күрде
Солтан Исхаков

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның төрле елларда иҗат ителгән публицистик язмалары тупланган яңа китабы дөнья күрде. Җыентык «Элгәреләр, бүгенгеләр...» дип атала.

«Алар чор-заман, милләт язмышы, әдәбият-сәнгать һәм тарихыбызның күренекле шәхесләре турында мәкаләләре, иҗат протретлары, эссе-уйланулардан гыйбарәт», диелгән китапның аннотациясендә.

Китапның «Төрле еллар, төрле уйлар» дип аталган беренче бүлегендә милләт язмышы, әдәбият язмышына караган мәкаләләр урын алган. «Бөек төркилектә безнең олуг» һәм «Сәнгать кешеләре, гыйлем ияләре» бүлекләре талантлы шәхесләргә багышланган.

«Бу китапта нигездә мин үзем күреп белгән шәхесләр турында язылган. Тукай белән Җәлилдән кала барысы да белән дә аралашып яшәлгән», – диде ул китап турында «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Җыентыкта Нәкый Исәнбәт, Яков Емельянов, Хәсән Туфан, Әмирхан Еники, Мостай Кәрим һәм башкалар турында барлыгы 50дән артык мәкалә урын алган.

Язучы китапның ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән дөнья күрүен ассызыклый. «Бик күп шәхесләребез турында язмалар кергән бу китап министрлык өчен үзенә күрә ярдәмлек тә булып тора», – ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100