Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Равил Файзуллин Гариф Ахуновның үзенең остазы булуын әйтте
Татарстанның халык язучысы, РСФРСның атказанган сәнгать эшлеклесе Гариф Ахуновның тууына 100 ел тулды. Бу җәһәттән Татарстанның халык шагыйре, «Татмедиа» АҖ генераль директоры киңәшчесе Равил Фәйзуллин да әдип хакында хатирәләре белән бүлеште.
«Гариф абый Ахунов – хезмәтне һәм халыкны яратты. Ул халыкның яраткан язучысы булды. Без бирегә бер төркем язучылар килдек һәм шулар арасында, мөгаен, Гариф абыйны иң яхшы белүчесе миндер. Ни өчен? Чөнки, үзегез беләсез, ул озак еллар Әлмәттә яшәде һәм аннан аны Казанга эшкә алдылар. Үзе урынына мине калдырасы килде, миңа ул вакытта нибары 24 яшь иде. Обком, даһи әдипләр коллективы заманалары. Әйтергә кирәк, Гариф Ахунов – минем өчен әти кебек кеше, чын мәгънәдә остаз булды. Ул миңа үрнәк күрсәтте. Һәр язучыга яшьлектә юл күрсәтүче маяк булган остаз кирәк», – дип сөйләде халык шагыйре «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшкән вакытта.
Ул шулай ук аның белән һәрвакыт, гомер буена аралашып яшәвен билгеләп үтте.
«Гариф абый Ахунов белән очрашуым, дус булуым өчен язмышыма рәхмәтлемен. Истә, 1968 елда Әлмәттәге фатирыннан аңа гаиләсе белән Казанга күченергә булыштык. 40 еллап гомеребез һәрвакыт аралашып үтте. Әлмәттәге эш урынында мин аны алмаштырдым, 4-5 елдан соң Казанда ул Татарстан Язучылар берлегендә иң башта рәис урынбасары, анннары рәис булды. Ул мине эшкә алды, озак еллар аның ярдәмчесе булдым. Шуннан соң «Казан утлары» журналында эшләде, мин дә соңрак шунда килдем, 25 ел эшләдем. Гомерем дәвамында Гариф абый – чын остаз, кешелекле шәхес булып калды», – дип ассызыклады әңгәмәдәш.

Әдипнең 100 еллыгы уңаеннан аның туган яклары булган Арча районының Казанбаш авылы мәктәбендә тантаналы шартларда музей бүлмәсе ачылды, иҗатына һәм тормыш юлына багышланган конференция узды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз