Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Равил Фәйзуллин: Әдәбиятлар дуслыгы – халыклар дуслыгы шигаре күп буынны тәрбияләде
Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин Татар китабы йортында Башкортстанның халык язучысы, сатира остасы, шагыйрь һәм публицист Марсель Сәлимовның «Мар.Сәлим чыбыркысы» шигъри җыентыгын тәкъдим итү кичәсендә катнашты.
«Безнең заманда әдәбиятлар дуслыгы – халыклар дуслыгы дигән шигарь бар иде. Ул бик зур сүз. Хәзер аны ишетүе кыен. Ә бит ул гуман һәм тирән мәгънәгә ия иде. Шушы шигарь ничә буынны тәрбияләде! Казан-Уфа, Уфа-Казан юлларына тузан төшермик. Кеше булып калыйк! Зур шәхесләр милләткә карамый, ул – уртак кешелекнең байлыгы. Ә безнең Идел-Урал арасында андый талант ияләре бар, Аллаһка шөкер. Без кешелеккә, кешелек рухына күпмедер өлеш кертергә лаек», - диде ул.
Равил Фәйзуллин 1960 елларны искә алды. «Чагыштырып карыйм: ул заманда Казан белән Уфа арасы бүтәнчәрәк иде – табигыйрак, кешелеклерәк. Бер-беребезне сагынып, күрешә идек. Хәзер рәсмилек күбәйде, арага сәясәт керде. Шуңа күрә безнең бурыч – яшь буынга шушы эстафетаны калдыру, ул дәвам итсен иде», - дип теләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз