news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Фәйзуллин язучыларның гонорарларын арттыру мәсьәләсен күтәреп чыкты

Бүген "Казан утлары" журналына яңа баш мөхәррир тәкъдим ителде.

Равил Фәйзуллин язучыларның гонорарларын арттыру мәсьәләсен күтәреп чыкты
Султан Исхаков

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте киңәшчесе, озак еллар “Казан утлары” журналын җитәкләгән халык шагыйре Равил Фәйзулин әдәби журналның гонорар фондын арттыру зарурлыгы мәсьәләсен күтәреп чыкты. “Түләнмәгән хезмәтнең кадере юк. Язучы төн йокыларын калдырып иҗат итә икән – хезмәте түләнергә тиеш”, – диде ул. Әлеге сөйләшү "Казан утлары" журналы коллективына яңа баш мөхәррир тәкъдим ителгәндә булды.

“Әдәби журналның гонорарларын арттыруга ирешсәк, бу яңа баш мөхәррир өчен йөз аклыгы булыр иде”, – дип дәвам итте фикерен халык шагыйре.

"Казан утлары" журналын дүрт ел җитәкләгән Илфак Ибраһимов бу мәсьәлә буенча шактый йөрелгәнен, әмма әле уңышка ирешеп булмаганын әйтте. 

Искәртеп үтәбез, бүген “Казан утлары” журналы коллективына яңа баш мөхәррир килде – язучы Рөстәм Галиуллинны “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot