news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Фәйзуллин телне саклауга һәм үстерүгә битараф булмаска чакыра

“Һәр кеше телне, тарихны саклау өчен хезмәт итәргә тиеш”, - ди Татарстанның халык шагыйре.

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге дәүләт премияләре лауреты, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин телне саклауга һәм үстерүгә битараф булмаска чакыра. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Бүгенге яшьләр, җәмгыять алдында проблемалар бик күп. Язучылар өчен милләтебезнең үткәне һәм киләчәге турында уйлану төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Туган телне өйрәнү - Ходай тарафыннан куелган бурыч”, - диде шагыйрь.

Равил Фәйзуллин телебезнең киләчәге өчен борчылуын белдерде. “Зур тарихыбыз, рухи мирасыбыз бар. Ныклы нигездә торган вакытта, милләтнең киләчәге булачак. Әлбәттә, моңа ирешү өчен һәр кеше телне, тарихны саклауга хезмәт итәргә тиеш. Битараф булсак, куйган максатларга ирешә алмаячакбыз. Безнең халыкның талантлары күп. Бу талантны үстерергә кирәк. Талантны ачу ачкычы ул - безнең телебез”, - диде Равил Фәйзуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100