news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Фәйзуллин сынчы Әхсән Фәтхетдинов хатларын нәшер итәргә тели

Кайбер хатлар машина тексты белән 70кә якын битне тәшкил итә.

Равил Фәйзуллин сынчы Әхсән Фәтхетдинов хатларын нәшер итәргә тели
Султан Исхаков

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Равиль Фәйзуллин сынчы Әхсән Фәтхетдинов тапшырып калдырган хатларны нәшер итәргә тели. Бу хакта ул «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында узган түгәрәк өстәлдә сөйләде.

«Әхсән Фәтхетдинов миңа тапшырып калдырган хатларны нәшер итәргә телим. Үзенең эчке серләрен миңа ышанып тапшыруы минем өчен зур хөрмәт билгесе. Дустым алдында үземнең вазифамны үтәргә телим.

15 ел дәвамында язылган хатларда гади көндәлек фикерләр түгел, ә кешелек, табигать белән бәйләнеш турында фәлсәфи уйланулар тупланган. Аларга комментарийлар да язачакмын. Әхсән Фәтхетдиновның сынчы гына түгел, бөек акыл иясе, фәлсәфәче булуын күрсәтергә телим. Хәзерге вакытта әзерләнү эшләре бара: төзәтүләр кертү, кабатлауларны кыскарту», — ди Равил Фәйзуллин.

Равил Фәйзуллин китапның күләме якынча 800 бит булачагын әйтте, чөнки кайбер хатлар машина тексты белән 70кә якын битне тәшкил итә.

  • Әхсән Фәтхетдинов (1939-2012) — Татарстанның сынлы сәнгать тарихында рәсем һәм агач скульптура синтезын төзегән уникаль оста.



Галерея: Выставка Ахсана Фатхутдинова
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100