news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Фәйзуллин сабыйлар өчен шигырьләр язарга хыяллануы турында әйтте

"Олыгая төшкәч, янәдән балаларга якынаю теләге уянды", - диде Татарстанның халык шагыйре.

Равил Фәйзуллин сабыйлар өчен шигырьләр язарга хыяллануы турында әйтте
Султан Исхаков

(Казан, 13 март, "Татар-информ", Венера Вәлиева). Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин янәдән балалар өчен шигырьләр язарга уйлый. Бу хакта ул "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә әйтте.

"Олыгая төшкәч, янәдән балаларга якынаю теләге уянды. Беренче китабымны нәниләр өчен чыгарган идем. Шулай ук төрле елларда балалар өчен язылган 5-6 китабым чыкты. “Казан утлары” журналында 25 еллап баш редактор булып эшләгәнгә балалар өчен язудан читләшергә туры килде”, - диде шагыйрь.

"Хәзер янәдән балалар өчен, сабыйлар өчен чын, матур шигырьләр язарга хыялланам, минем бу теләгем тормышка ашар дип уйлыйм", - диде Равил Фәйзуллин.

  • Равил Фәйзуллин - Татарстанның Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстанның халык шагыйре. Балалар өчен язылган "Рәсем ясыйм", "Чәчәкләр үстердем", "Паласны кем кагар?", "Якты моң" исемле балалар китаплары шагыйрь иҗат эшчәнлегенең бер өлешен тәшкил итәләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100