Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Равил Фәйзуллин: Мин — бик тә бәхетле кешемен — «Шәһри Казан»
Балык Бистәсе – талантлы язучыларны мулдан биргән төбәк.
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Алинә Бикмуллина). Иҗаты белән туган җирен, милләтен, якташларын зурлап яшәүче халык шагыйре Равил Фәйзуллин — районыбызның кыйммәтле җәүһәре дисәк тә, ялгыш булмастыр. Бистә халкы аны хөрмәт итә, якын күрә, очрашуларны көтеп ала, — ике арадагы ихлас яратуны сизенгәндәй, Равил абый үзе дә араларны суытмаска тырыша. Әле алдынгы укучыларга үз исемендәге премия бирергә, әле китапханә-мәктәпләргә очрашуларга, әле юбилее уңаеннан туган ягына ашкына…
19 декабрьдә Балык Бистәсенең мәдәният йортында Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты якташыбыз Равил Фәйзуллинның «Гомер
калейдоскобы» китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Әдәби-музыкаль кичәгә мәктәп укучылары, район китапханәчеләре, әдәбият укытучылары белән бергә, Юлсубино мәктәбендә укыган яшьтәшләре, иҗатын яратучы якташлары да килгән иде.
Әдәби-музыкаль кичәгә башкаладан бер төркем иҗат әһелләре — Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, танылган прозаик Камил Кәримов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Раил Гатауллин, журналист Атлас Гафиятов та кайтты. Мәктәп укучыларының да, Равил Фәйзуллинның чордашларының да күңеленә үтеп керерлек матур сценарийны район мәдәният йорты методисты Фирдания Бәдертдинова язган, кичәне мәдәният йорты директоры Лилия Кәримуллина алып барды.
Бәйрәм «Рәйхан» курайчылар ансамбле чыгышы белән ачылды. Равил Фәйзуллин шигырьләренә иҗат ителгән җырларны районыбызның талантлы җырчысы Резедә Җәләлова, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдретдинова, Балтач авылы кызы Индира Илалова, композитор Габдразак Мингалиев, шагыйрә Рәсимә Гарифуллина башкарды. Шагыйрь иҗатыннан шигъри тезмәләрне яшь буын вәкилләре — Ямаш авылыннан Алинә Кәримова, Юлсубино авылыннан Айсылу Мостафина сәнгатьле итеп укыдылар.
Язучылар берлеге рәисе танылган драматург Данил Салихов Балык Бистәсенең милли әдәбиятыбызга күпләгән каләм ияләрен үстереп бирүен билгеләде, шагыйрь Равил Фәйзуллинга гомере буе милләт өчен янып яшәве, каләме белән татар әдәбиятын яңа биеклекләргә күтәрүе өчен рәхмәт белдерде.
Балык Бистәсендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләребез — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Болгар» радиосы премиясе лауреаты Рәсимә Гарифуллина һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, республика журналистларының «Бәллүр каләм» бүләге иясе Вазыйх Фатыйхов — иҗади тормышларында Равил Фәйзуллинның остаз буларак зур роль уйнавын җиткерделәр.
Равил Фәйзуллин исемендәге «Юлсубино төп гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе директоры Нияз Гарипов Равил Фәйзуллинга якташларына карата булган җылы мөнәсәбәте, иҗаты белән Балтач авылын танытуы, һәрвакытта да кайтып йөрүе өчен рәхмәт белдерде һәм Шарлы елгасы буйлары сурәтләнгән картина бүләк итте. Тиздән шагыйрьнең туган авылы Юлсубинода Равил Фәйзуллинның музеен ачарга ниятләүләрен җиткерде.
Алкышларга күмеп, шагыйрь Равил Фәйзуллинның үзен дә сәхнәгә чакырдылар.
— Мин — бик тә бәхетле кешемен. Якташлар белән очрашу, чордашлар белән күрешү, туган якка кайту — зур сөенеч һәм шатлык. Әдәби-музыкаль кичә барышында бөтен үткән гомер күз алдыннан үтте, шатлыктан күзгә яшьләр килде. Шулай зурлап матур кичә оештыруыгыз, күңелдә кабатланмас хис-тойгылар уята алуыгыз өчен рәхмәт! Бергә булыйк, бердәм булыйк! — дип, район халкына һәм оештыручыларга рәхмәтен белдерде шагыйрь.
PS. 2000нче елларга әле аяк кына баскан чорда, Равил Фәйзуллин районыбызның иҗат белән шөгыльләнүче мәктәп укучыларына үз исемендәге премия бирүне гадәткә керткән иде. Күрәсең, Балык Бистәсендәге Роберт Әхмәтҗанов, Кадыйр Сибгатуллиннардан килгән иҗади рухны, шигъри сүзнең кыйммәтен, әдәбиятның асылын, бәһасен Равил абый нәкъ менә шул рәвешле яшь буынга җиткерергә омтылгандыр. Бәйрәмгә тиң очрашуларга үзе генә түгел, һәрвакыттагыча әдәби дөньябызның зур шәхесләрен — Казан университеты галимнәрен, китап нәшрияты җитәкчеләрен, Язучылар берлегенең алдынгы каләм ияләрен һәм башкаларны алып кайта да, татар милли сәнгате, әдәбиятыбызның үткәне һәм киләчәге турында сөйлиләр. Ул елларда Балык Бистәсе укучылары арасыннан татар филологиясе, журналистика буенча укырга керүчеләр дә, иҗат итүчеләр дә шактый булды. Мөгаен, бу — очрашуларның нәтиҗәсе булгандыр… «Гомер калейдоскобы» китабын тәкъдир итү кичәсеннән алган тәэсирләр дә еллар үткән саен яңарачагына, яшь буында милли үзаң тәрбияләүгә үз өлешен кертәчәгенә һич шигем юк…
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз