Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Равил Бохараевның шәхси архивы Татарстан Милли музеена тапшырылган
Архивта Равил Бохараевның кулъязмалары, фоторәсемнәре, бастырылмаган пьесалары һәм шигырьләре бар.
Татар шагыйре, язучы, тәрҗемәче, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Равил Бохараевның кулъязмалары һәм фоторәсемнәрен Татарстан Республикасы Милли музеена тапшырганнар. Барлык материалларны шагыйрьнең тол хатыны – Лидия Григорьева тапшырган.
«Архивта Равил Бохараев кулъязмалары, фоторәсемнәр бар. Кулъязмалар арасында – «Тамерлан күләгәсе» поэмасы бар, аны Бохараев Казан университетының механика-математика факультетында укыганда 20 яшьлек студент чагында язган. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка багышланган «Бабай» телесериалының синопсисы бар», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.
Равил Бохараевның архивында шәһәрнең меңьеллык тарихына карашын чагылдырган «Сказ о Казани» дигән тарихи-әдәби хезмәте, бастырылмаган пьесалары һәм шигырьләре дә бар.
«14 сентябрьдә Мәскәү актрисасы Ольга Калашникова Казанда ХХ Халыкара Волошинский әдәби фестивале кысаларында Равил Бохараев пьесасы буенча моноспектакль уйнады. Бу көнне ул шагыйрь архивын Лидия Григорьева үтенече буенча музейга тапшырды», - диелә хәбәрдә.
Архив фотолары арасында Бохараевлар нәселенең фотоальбомы бар. Хезмәткәрләр альбомның берничә рәсемен өйрәнү өстендә эшләячәк.
«Без Лидия Григорьевага бик рәхмәтле. Аңа «музей меценаты» билгесен тапшырачакбыз. Музей Равил Бохараев иҗатын популярлаштыруга үз өлешен кертәчәк. Моноспектакльне Татар китабы йортында күрсәтергә була: анда укымышлы, зыялы татар яшьләре йөри. Мәдәни-агарту циклы булдырырга кирәк, анда Бохараевның әдәби мирасы төрле иҗади өлкәләрдә дәвам итәчәк», - диде Татарстан Милли музее генераль директоры Алисә Вяткина.
- Равил Бохараев — татар язучысы, шагыйрь, прозаик, драматург һәм тәрҗемәче. Равил Бохараев 1951 елның 18 октябрендә Казанда галим укытучылар гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1968-1974 елларда Казан дәүләт университетының механика-математика факультетында укый һәм кибернетика белгечлеге буенча аспирантура тәмамлый.
- 1979―1980 елларда Равил Бохараев — Россия Язучылар оешмасының Идел буе республикаларында консультант, Мәскәүдәге Максим Горький исемендәге Әдәби институтта татар теленнән тәрҗемәләр буенча семинар җитәкчесе (1980―1986). 1990 елдан Равил Бохараев Англиядә яши, төрле жанрларда иҗат итә һәм актив рәвештә тәрҗемә эше белән, әдәбиятка бәйле оештыру эшләре белән шөгыльләнә.
- Равил Бохараев — шагыйрь, прозаик, драматург һәм тәрҗемәче. Рус, инглиз, венгр телләрендә татар әдәбияты, беренче чиратта аның шагыйрьләре, Татарстан турында сөйләп һәм язып торучы, күп мәсьәләләр белән кызыксынучы, киң эрудицияле шәхес. Равил Бохараев 2012 елның 24 гыйнварында Лондонда вафат була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз