news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Бохараевның яңа китабын тәкъдим итү чарасы була

Ул цивилизацияләр, диннәр һәм дөньяга караш формалашуның тарихы белән кызыксынучыларга тәгаенләнә

 (Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). 27 февраль көнне ТР Милли китапханәсенең зур уку залында әдип, журналист, тәрҗемәче Равил Бохараевның (1951-2012) “История российского мусульманства: беседы о Северном исламе” китабын тәкъдим итү чарасы була.

Бу ирекле әңгәмә рәвешендә язылган кызыклы тарихи тикшеренү һәм ул цивилизацияләр, диннәр һәм дөньяга караш формалашуның тарихы белән кызыксынучыларга адреслана.

Китапта утсыз һәм кылычсыз, хәрби көч кулланмый гына исламның ничек һәм ни рәвешле ерак Төньякка, Урта Идел буйларына, Болгар, бераз соңрак, Казан ханлыгына үтеп керүе хакында мәгълүмат тупланган, диелә “kazved.ru” сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100