news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Әхмәтшин «Батырлык гасырларда калачак» бәйгесе лауреатларына бүләкләр тапшырды

Равил Әхмәтшин «Батырлык гасырларда калачак» бәйгесе лауреатларына бүләкләр тапшырды

Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәбендә «Батырлык гасырларда калачак» дип исемләнгән төбәкара сәнгатьле укучылар конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Финалга чыгучыларга дипломнарны Татарстан вице-премьеры, республиканың Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин тапшырды, ул бәйгенең оештыру комитетын җитәкли, дип хәбәр иттеләр Тулы вәкаләтле вәкиллек Телеграм-каналында.

Быел конкурста илнең төрле төбәкләреннән берничә йөз укучы катнашты. Тантаналы өлеш мәктәп ишегалдында урнаштырылган герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды.

Мәктәп директоры Ольга Гасанова сәламләү сүзендә бәйгенең уку йортының визит карточкасына әверелүен билгеләп үтте.

Әхмәтшин, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Россиянең төрле почмакларыннан килгән һәм төрле милләт балаларның катнашуы аеруча кыйммәтле булуын әйтте. Ул педагогларга укучыларын ихтирам һәм дуслык рухында тәрбияләүләре, татар халкының гына түгел, бөтен илнең байлыгы дип саналган шагыйрь Муса Җәлилнең истәлеген кадерләп саклаулары өчен рәхмәт белдерде. Әхмәтшин шулай ук Җәлил шигырьләренең дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителүен искәртте.

Финалга чыгучыларны РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Әббәсов, Люблино районы башлыгы Алексей Бирюков һәм башка кунаклар котлады.

Очрашуга 1998 елдан 2016 елга кадәр учреждение белән җитәкчелек иткән мәктәпнең беренче директоры Лемма Гыйрфанова да килгән иде. Ул катнашучыларга 1956 елда үзенең Җәлил исемендәге өлкә конкурсында лауреат булуы турында сөйләде – ул вакытта аңа 16 яшь була, һәм нәкъ шул елларда «Моабит дәфтәре»нә кергән шигырьләр дөнья күрә башлый. Гыйрфанова мәктәпнең 2006 елдан бирле Муса Җәлил исемен йөртүен искәртте.

Фото: https://t.me/PolpredstvoRT

news_right_1
news_right_2
news_bot