Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Равил Әхмәтшин махсус операциядә катнашучыларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады
ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе чираттагы гуманитар ярдәм партиясен махсус хәрби операция зонасына китерде. Сәфәр якынлашып килүче Җиңү көненә багышланды, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.
«Төньяк» гаскәри берләшмәсе хәрбиләренә махсус техника, төзелеш материаллары, көнкүреш техникасы һәм кием-салымны да кертеп, 10 КАМАЗ машинасында төрле җиһазлар тапшырылды. Шулай ук хәрбиләргә УАЗ автомобильләре, питбайк һәм самокатлар җибәрделәр.
Йөк Татарстан вәкиллеге, Чаллы мэриясе һәм шәхсән шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Татарстанның Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, бизнес һәм иҗтимагый оешмалар катнашында формалаштырылды. Гуманитар ярдәмне җыюга, аерым алганда, РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев, компанияләр һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре өлеш кертте.
Сәфәр барышында делегация солдатлар, шул исәптән Татарстанда туган хәрбиләр белән очрашты. Генерал-майор Ринат Мәүлетов хәрбиләргә - ведомство бүләкләре, ә Равил Әхмәтшин истәлекле медальләр, сәгатьләр һәм бүләкләр тапшырды.
«Бөек бәйрәм, Бөек Җиңү көне алдыннан сезнең белән бергә булуыбызга шатбыз. Мин үзем дә Бөек Ватан сугышы ветеранының улы, әтием дә бу территорияләр аша узган. Ходай сезгә сабырлык бирсен, исән-сау өйләрегезгә әйләнеп кайтырга язсын. Рәхмәт сезгә!» - дип мөрәҗәгать итте Әхмәтшин хәрбиләргә.
Шәхси состав исеменнән майор Варис Абайдуллин чыгыш ясады.
«Безгә күрсәткән ярдәм өчен Татарстан халкы алдында баш иям. Бернигә дә карамастан, җиңү безнең якта булачак! Россиягә дан!» - диде ул.
Мәдәни программа кысаларында очрашуда катнашучылар алдында Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Владимир Кудашев, Татарстанның халык артисты Алсу Әбелханова чыгыш ясады.
Моннан тыш, Татарстан делегациясе Курск шәһәрендәге мемориаль комплекста Мәңгелек утка чәчәкләр салды, шулай ук Курчатов шәһәрендә Россия Герое Сергей Чебневны искә алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз