Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Равил Әхмәтшин язучы Юрий Поляковны генерал Гәрәев медале белән бүләкләде
Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин танылган язучы, киносценарист һәм җәмәгать эшлеклесе Юрий Поляков белән очрашты. Алар уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында фикер алышты, дип хәбәр итә ТРның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.
Шулай ук Поляковка «Армия генералы Мәхмүт Гәрәевка 100 ел» истәлекле медале тапшырылды.
«Мин Мәхмүт Әхмәтовичны яхшы белә идем. Без аның белән еш кына Россия Саклану министрлыгының Иҗтимагый советы утырышларында янәшә утыра идек. Рәхмәт», - диде ул бүләкләүдән соң.
Язучы татар шагыйре Ренат Харис белән дустанә мөнәсәбәтләрдә булуын да өстәде.
Юрий Поляков 150 гә якын китап авторы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз