news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Әтнә театры гастрольләре башланды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт театры директоры Ленар Зәйнуллин белән очрашты. Вәкиллек шул турыда хәбәр итә.

Ленар Зәйнуллин Равил Әхмәтшинга театрга ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде һәм театрның Мәскәүдәге спектакльләренә чакырды. Равил Әхмәтшин театр труппасын Тулы вәкаләтле вәкиллеккә чакырды.

Очрашуда шулай ук Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин катнашты.

Исегезгә төшерәбез, театрның Мәскәүдә ике көнлек гастрольләре бүген Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» драмасы белән башлана. Мәскәүдә яшәүчеләр иртәгә Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Кар астында кайнар чишмә» спектаклен карый алачак.

  • Әтнә театры 1918 елда оешкан. Озак вакыт халык театры буларак эшли. 2011 елда профессиональ театр статусы ала. Бу чорда баш режиссер итеп ГИТИС тәмамлаган Рамил Фазлыев билгеләнә. Әтнә театры - Россиядә авылда эшли торган бердәнбер дәүләт театры, ул Олы Әтнә авылында.
  • Театр бинасы барлык заманча таләпләргә җавап бирсә дә, театрның тагын бер үзенчәлеге – ул стационар түгел. Олы Әтнә авылында нибары өч мең кеше яши. Премьераның 3-4 көнендә спектакльне халыкның 40 проценты карый ала. Шуңа күрә театрның төп тормышы һәм эше – гастрольләр.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100