news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Әхмәтшин Татарстаннан мобилизацияләнгәннәр белән очрашты

Равил Әхмәтшин Татарстаннан мобилизацияләнгәннәр белән очрашты
https://tatmsk.tatarstan.ru/

Татарстан делегациясе Халыклар бердәмлеге көне алдыннан республикадан чакырылган хәрби хезмәткәрләр белән очрашты.

Татарстаннан меңгә якын кеше хәзер Белгород өлкәсендә урнашкан. Элегрәк, өлешчә мобилизация кысаларында чакырылганнан соң, алар «Казан Экспо»да яшәгәннәр һәм өйрәнүләр узган. Полк Үзәк хәрби округ бүлекчәләре составына керә. Якын көннәрдә хәрби хезмәткәрләр алгы сызыкка китәчәк. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Делегацияне Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин җитәкләде.

Татарстанлылар якташларына 200 тоннага якын йөк - беренче кирәк-ярак, медикаментлар алып барган. Шуның 90 тоннасын Чаллы шәһәре җыйган. Тәтеш районы башлыгы, спецназ ветераны, шулай ук Россиядә Һава десанты гаскәрләре бүлекчәсенә автомобиль бүләк итте.

Командующий урынбасары һәм Татарстан делегациясе хәрби хезмәткәрләр алдында тантаналы рәвештә тезелүдә чыгыш ясады. Равил Әхмәтшин очрашуга килгән РФ Үзәк Хәрби округ һәм Һава десанты гаскәрләренең махсус хәрби операциядә алдынгы катнашучыларга Чистай заводының командир сәгатьләрен тапшырды. Алар махсус заказ буенча «О» (»Отважные») символы, шулай ук «ВДВ. Никто кроме нас» язуы язылган. Традиция буенча, һәр бүләкләнүчегә ул татар милли баш киеме - түбәтәй кидерде.

Аннары Равил Әхмәтшин һәм командование якташлары белән аралашты, мобилизацияләнүчеләрнең көнкүреше белән танышты.

Куелган бурычларны үтәүче хәрби хезмәткәрләргә ярдәм йөзеннән Татарстан вәкиллегенең барлык акцияләре Россия Саклану министрлыгы белән килештереп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплавы буенча уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100