Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Танылган кардиохирург Ренат Акчурин туган көнен бәйрәм итте

Бүген А.Л.Мясников исемендәге Клиник кардиология институтындагы дуслары һәм хезмәттәшләре танылган кардиохирург Ренат Акчуринны туган көне белән котлый.
Россия Фәннәр академиясе һәм Россия Медицина фәннәре академиясе академигы, профессор Ренат Акчуринга 2 апрельдә, 76 яшь тулды. Котлауларны ул бүген эшендә кабул итә.
Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин шулай ук А.Л.Мясников исемендәге институтта булды, танылган табибны туган көне белән котлады, истәлекле бүләкләр, шулай ук Татарстан вәкиллегенең пешекчеләре әзерләгән татар халык ризыгын тапшырды. Бу турыда Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искәртеп узабыз, 2011 елдан, нигез салынганнан бирле, Ренат Акчурин Татарстан вәкиллегендәге Табиблар клубын җитәкли.
Ренат Акчурин - Россиянең легендар шәхесләре рәтендә. Хирург-виртуоз, абруйлы галим, СССР һәм Россия Дәүләт премияләре лауреаты. Ренат Акчурин дистәләгән еллар Татарстан белән тыгыз элемтәдә тора. Республиканың Медик-инструменталь заводында уртак көч белән хәтта коронар хирургия өчен җыелма да эшләделәр. Ул "Акчурин җыелмасы" дип атала, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз