news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Әхмәтшин Севастопольдә Кара диңгез флоты командующие белән очрашты

Равил Әхмәтшин Севастопольдә Кара диңгез флоты командующие белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры – Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Севастопольдә Кара диңгез флоты командующие адмирал Сергей Пинчук белән очрашты. Алар алга таба Татарстанның флот белән хезмәттәшлеге перспективалары турында сөйләште. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сергей Пинчук республика белән тотрыклы хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм Яшел Үзән суднолар төзү заводының Россия Хәрби-Диңгез Флоты өчен кораблар җитештерү буенча төп предприятие буларак әһәмиятен ассызыклады.

Очрашуда шулай ук Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Тәтеш районы Башлыгы Рәмис Сафиуллин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев, меценат Рафаэль Фаизов, Татарстанның Кырымдагы даими вәкиле Руслан Шәяхмәтов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Баштарак Татарстан делегациясе Новороссийскида хәрби-диңгез базасында җитәкчеләр һәм диңгез хезмәткәрләре белән очрашулар уздырган иде.

Севастопольдә Кара диңгез флотының Офицерлар йортында Татарстаннан чыккан хәрбиләр белән очрашу булды. Чарада флот командующиеның урынбасары вице-адмирал Илдар Әхмәров һәм Россия Оборона министрлыгының ресурслар белән тәэмин итү департаменты җитәкчесе генерал-лейтенант Алексей Лемякин катнашты.

Иң яхшы солдатларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең 100 еллыгы уңаеннан истәлекле медальләр тапшырылды. Моннан тыш, республикадан хәрби частьләр заявкалары буенча өч йөк машинасы белән китерелгән бүләкләр һәм беренче чиратта кирәк әйберләре, шул исәптән техника һәм җиһазлар тапшырылды.

Сугышчан рухны ныгыту өчен шәхси состав каршында Татарстан артистлары концерт программасы белән чыгыш ясады. Очрашу традицион сыйлар һәм чәкчәк белән чәй табынында, формаль булмаган аралашу белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot