Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Равил Әхмәтшин Россиянең иң зур архивында булды
Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Россия Саклану министрлыгының Подольскидагы үзәк архивында булды, ул илдә иң зур архив булып тора. Тулы вәкаләтле вәкиллек матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, анда Кораллы көчләрнең документларын 1941 елдан алып хәзерге вакытка кадәр саклыйлар.
Сәфәр вакытында Әхмәтшинга архивның яңа бинасын күрсәттеләр, документлар белән эшләү ысуллары турында сөйләделәр, Подольск курсантларына, танылган совет актерларына – сугышта катнашучыларга багышланган экспозицияләр белән таныштырдылар.
«Сезнең тырыш хезмәтегез халык, кешеләр өчен бик кирәк. Һәм иң мөһиме - сез безнең тарихны яңадан язарга мөмкинлек бирмисез. Бу бик мөһим. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан аеруча мөһим. Хәзер дә, махсус хәрби операция барганда, сез дошманнарның чын йөзен күрсәтәсез, документларның серен ачасыз», - диде архив хезмәткәрләренә Әхмәтшин, башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп.
Моңа кадәр архив хезмәткәрләре Әхмәтшинга әтисенең фронт картасын – биографиясен әзерләргә булышкан иде. Соңрак ул аны үз гаиләсенә Җиңүнең 70 еллыгына бүләк итә.
Әхмәтшин сөйләгәнчә, ул гаиләдә тугызынчы бала була. Аның әтисенең 27 оныгы һәм 50дән артык оныкчыгы калган.
«Нәкъ менә сез, әлеге архив хезмәткәрләре, бабабыз истәлеген оныкларга һәм оныкчыкларга тапшырырга ярдәм иттегез», - дип архив хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде ул.
Равил Әхмәтшин архив башлыгы Олег Панковка, баш архивчы Татьяна Роговага, шулай ук берничә фәнни хезмәткәргә Тулы вәкаләтле вәкиллек заказы буенча эшләнгән «Армия генералы Мәхмүт Гәрәевка 100 ел» истәлек медален тапшырды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз