news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Әхмәтшин: Милли мәдәният елы турындагы карар республика вәкиллекләренә дә кагыла

«Икътисадта, дөньяда төрле авырлыклар булса да, нәрсә планлаштырыла – барысы да үтәләчәк», - диде Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле.

Равил Әхмәтшин: Милли мәдәният елы турындагы карар республика вәкиллекләренә дә кагыла
Абдул Фархан

Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Татарстан Президентны Рөстәм Миңнехановның Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы турындагы карары республика вәкиллекләренә дә кагылуын әйтте.

«Киләчәктә нинди эшләр булган, алар дәвам итәчәк. Бер программа да тукталмаячак. Икътисадта, дөньяда төрле авырлыклар булса да, нәрсә планлаштырыла – барысы да үтәләчәк, Аллабирса. Минем өчен тагын бер мөһим әйбер – киләсе елда Президент указы белән телне, традицияләрне, мәдәниятне саклау елын игълан итүе. Киләсе ел мәдәни чараларга бай булачагын тагын бер кат исбат итә. Чаралар Татарстанда гына түгел, республиканың төрле вәкиллекләрендә дә булачак», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100