news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Әхмәтшин Мәскәү госпиталендә махсус операциядә катнашучы якташлар белән очрашты

Равил Әхмәтшин Мәскәү госпиталендә махсус операциядә катнашучы якташлар белән очрашты

ТР Премьер-министры урынбасары һәм Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Ватан Геройлары көне алдыннан махсус операциядә катнашкан яралы хәрбиләр янында булды. Алар Мәскәүнең Бурденко исемендәге Баш хәрби клиник госпиталендә дәвалана һәм реабилитация уза. Аларның барысы да тумышы белән – Татарстаннан.

Хәрбиләрнең хәлен белергә Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстанның Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов та килгән иде. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

Госпитальдә Татарстан делегациясен Россия Саклану министрлыгының Баш хәрби-медицина идарәсе башлыгы Максим Куандыков каршы алды.

«Бу – илдәге әйдәп баручы үзәк. Коллегалар бик җаваплы вазифа башкара – иң катлаулы хәлләрдә ярдәм күрсәтә», - дип искәртте ул.

Госпитальнең травматология һәм ортопедия үзәге башлыгы Леонид Брежань да кунакларны каршы алды һәм экскурсия үткәрде.

«Хәзер иң катлаулы очракларда да пациентларны сафка, актив социаль тормышка кайтара алабыз, элегрәк моны хәтта күз алдына да китереп булмый иде», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot