Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Равил Әхмәтшин Леонид Толчинский белән яңа проектлар турында фикер алышты
ТР вице-премьеры – Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Мәскәү политехник университетының Нәшрият эше һәм журналистика институты директоры урынбасары, әлеге уку йортының журналистика кафедрасы мөдире Леонид Толчинский белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Леонид Толчинский күп еллар Татарстан журналистикасында эшләде. 2008–2016 елларда ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының генераль директоры вазыйфасын башкарды, 2016–2024 елларда КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбен җитәкләде. 2025 ел башыннан ул Мәскәү политехник университетында журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр кафедрасы мөдире булып эшли.
Тәҗрибәле медиаменеджер яңа эш урынында яшь практик журналистларны укыту, аларга кирәкле белем һәм күнекмәләр бирү белән шөгыльләнә.
Әхмәтшин һәм Толчинский гамәлгә ашырырга мөмкин булган уртак проектлар турында фикер алышты. Университет каршында Татарстан якташлык җәмгыяте эшли, ул вәкиллек каршындагы Яшьләр советы составына керә.
Бүген Мәскәү политехник университеты үзенең 160 еллык юбилеен билгели.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз