news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Әхмәтшин «Коръән дөньясы» интерактив күргәзмәсе ачылышында булды

Татарстан вице - премьеры - Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин «Коръән дөньясы» Россия-Катар интерактив күргәзмәсе ачылышында булды. Бу хакта Вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә тантаналы чарада РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәех Равил Гайнетдин, Катар Дәүләтенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Әхмәт бен Насер бен Джасим әл-Тани, Катар дәүләтенең вакыфлар һәм ислам эшләре министры урынбасары Мөхәммәд Хәмәд Әл-Кувари, Россия Президентының Эчке сәясәт идарәсе Дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты җитәкчесе урынбасары Алмаз Фәйзуллин катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot